Мөхтәсибәт турында мәгълүмат

  Балтач районы имам-мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев.

   Балтач районы мөхтәсибәте каршында бүгенгесе көндә 43 мәхәллә эшләп килә. Утыз мәхәлләдә олылар һәм балалар өчен ислам нигезләрен укыту буенча якшәмбе курслары оаштырылган.

   Балтач мөхтәсибәте 6 юнәлештә эшли:

   1.Укыту-белем бирү бүлеге

 Укыту-белем бирү бүлеге төрле темаларга вәгазләр, викториналар, конкурслар үткәрә. Шулай ук җомга вәгазләрен үткәрү дә шушы бүлек өстендә.

   2.Яшьләр белән эшләү бүлеге

   Яшьләр б/н эшләү бүлеге үз чиратында яшьләрне традицион ислам кысаларында берләштерүне төп бурыч итеп куя, яшьләр арасында бер-береңгә булган хөрмәтне, патриотик тәрбияне, милләтара һәм традицион булган төрле дини җәмгыятләр арасындагы дуслыкны үстерүдә эш алып бара. Бу бүлек яшьләргә дөрес һәм сәләмәт яшәү өчен  төрле чаралар үткәрә.

  3.Социаль-хәйрия бүлеге

  Социаль-хәйрия бүлегенә мохтаҗларны барлау һәм аларга нәфел садакаларын һәм зәкәтне җыеп тапшыру эшләре йөкләнгән.

  4.Хаҗ бүлеге

   Хаҗ бүлеге мөселманнарны изге җирләргә барырга әзерли.

  5.Хатын-кызлар бүлеге

  Хатын кызлар б/н эшләү  бүлеге райондагы  төрле өлкәдә эш итеп, мөхтәсибәт эшен тагында тулыландыра. Һәр айның соңгы җомгасында “Яшь туташлар һәм ханымнар” җыелышы уза.

  6.Мәктәпләрдә балаларга әхъләк тәрбиясе бирү бүлеге

   Район мәктәпләрендә балаларга әхләк нигезләрен өйрәтү, балаларда әхләкый тәрбияне булдыру һәм үстерү өлкәсендә мөхтәсибәттә эш алып барыла.

Бу бүлекләр һәммеседә бер-берсенә ярдәм итеп эшләп киләләр, төрле чаралар үткәрәләр. Болардан тыш мөхтәсибәт һәр айнын беренче пәнҗешәмбесендә имам-абыстайлар,  мөгәллимнәр өчен җыелыш уткәрә.   Мәхәлләләргә чыгып вәгазьләр сөйли, район мәчетләрендә яшь имамнар катнашуында җомга вәгазьләре уза. Районның Үзәк мәчетендә һәр айның икенче җомгасында төрле актуаль булган темаларга вәгазь  кичәләре үткәрелә. Бу темалар алдан ук билгеләнгән,  имам-мөхтәсиб тарафыннан расланган була. Шулай ук мөхтәсибәт тарафыннан имам абыстайларның  һәм мөгаллимнәрнең белемнәре камилләштерелә.