Комаров-заводта вәгазь кичәсе узды

7нче февраль 18:30 да Балтач районы Комзавод авылы мәчетендә вәгазь кичәсе узды.

Имамы Рифат хәзрәтнең чакыруына җавап биреп Комзавод авылы мәчетендә уздырылган вәгәз кичәсенә Балтачыбызның "Балтач нуры" мәчете имамы Илгиз хәзрәт Ахмадуллин килде. Ул Аллаһның нигмәтләрен тануның кирәклеге, намаз укуның әһәмияте турында үзенең үтемле нәсыйхәтен бирде.

Әлеге вәгәзьне Комзавод авыл халкы һәм Киров өлкәсеннән дә кунаклар тыңларга килгән иде.

Барлык вәгәзь тыңлаучылар Рифат хәзрәт белән Илгиз хәзрәткә рәхмәт сүзләре әйтеп шат йөз белән өйләренә таралдылар.

Мондый очрашулар дәвамлы булсын. Аллаһ алга таба да бергә һәм бердәм булып динебезгә халкыбызга хезмәт куярга ярдәм итсен.