Кариле мәчетенең ачылуына 25 ел

Бүген, 5 март көнне, Балтач районы Кариле авылы халкы зур бәйрәмгә - мәчет ачылуга 25 ел уңаеннан үткәрелгән мәҗлескә жыелды.

Чараны Түбән Кенә авылы имамы Нәүфәл хәзрәт Коръән аятьләрен укып башлап җибәрде.

Норма урта мәктәбе укучыларының Бөек Жиңүнең 75 еллыгына багышланган Равиль Садриевнын «Әти кадере» әсәреннән алынган спектакле белән дәвам итте. Дәхшәтле сугыш елларында гаиләләрдән әти-абыйларның алып китүен, ятимлекне, сагыну-югалтуларны күрсәткән бу тамаша, күпләрнең күңел хатирәләрен яңартып, йомшартып безне мизгелгә булса да шул вакыйгаларга алып кайткан кебек булды.

Чарада Татарстанның Баш казые Жәлил хәзрәт Фазлыев, Казан шәһәренең «Кол Шәриф» мәчете имамы Ильфар хәзрәт Хасанов, Диния нәзарәтенең аппарат житәкчесе Валеев Фарид Каюм улы, Балтач район башкарма комитеты житәкчесе урынбасары Илһам Фидәел улы Гайнетдинов, Киров өлкәсе мөфтие Нияз хәзрәт Кашапов, районыбызның имамнары, абыстайлары, авыл халкы, кунаклар катнашты.

Җәлил хәзрәт белән Ильфар хәзрәт үзләренең гыйбрәтле вәгазьләре белән бар халыкны тәэсирләндерделәр. Авыл һәм мәхәллә тормышында актив катнашучы ихтирамга лаеклы авылдашларыбызга Мөфтият һәм Мөхтәсибәт исеменнән рәхмәт хатлары, бүләкләре тапшырылды.

Тантананы дәвам итеп Илһам Фидәел улы Гайнетдинов Кариле имамын һәм Кариле мәхәлләсе мөселманнарын шушы олуг көннәре белән тәбрикләде.

Кариле имамы Айдар хәзрәт Фатыйхов авылның тарихы, мәчет тормышы белән таныштырды.

Балтач үзәк мәчет имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Бикбаев үзенең чыгышында бу елда узачак Коръән һәм намаз бәйгеләре турында мәгълүмат бирде. Айгөл ханым Бикбаева мәгърифәт мәркәзенең бүгенге көндәге эшчәнлеген сөйләде.

Мәҗлеснең ахыргы өлешендә “Раиф” мәчете имамы Илшат хәзрәт Сафин хаҗ үзенчәклекләре белән таныштырып китте.

Өйлә намазын бар халык Кариле мәчетендә укыды һәм бәйрәмдә алган мәгълүмәт турында фикер алмашып, өйләренә таралышты.

2019 елда Кариле мәчетенең яңа фарыз залы житкерелеп сафка басты. Шул төзүдә ярдәм курсәткән шәхси эшмәкәрләргә, авыл халкына, авыл советы һәм барча ярдәм курсәтүчеләргә Кариле мәчете мәхәлләсе зур рәхмәтен житкерә.