Балтач Үзәк мәчетендә еллык йомгаклау җыелышы узды

Бүген, 12 декабрь көнне, Балтач районының Үзәк мәчетендә район мөхтәсибәтенең мәчетләренең эшчәнлегенә еллык йомгаклау җыелышы узды.

Тантанада мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, Баш казый, мөхтәсибебез Җәлил хәзрәт Фазлыев, мөфтиятнең аппарат җитәкчесе Ирек Мансур улы Арсланов, Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Фоат улы Хайрутдинов, Балтач район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Гайнетдинов Илһам Фидәел улы, «Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мәдрәсәсе» ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Теләче мөхтәсибе, төбәк казые Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев, Кукмара мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев, Саба мөхтәсибе Айнур хәзрәт Әхмәтов, районыбыз имамнары, абыстайлары, авыл халкы һәм кунаклар катнашты.

Җыелышны Түбән Кенә авылы имамы Нәүфәл хәзрәт Коръән уку белән башланды, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин дога кылды.

Җәлил хәзрәт Фазлыев ел дәвамында мөхтәсибәттә башкарылган эшләр белән таныштырды. Дөньякүләм пандемияга карамастан, мәчетләребездә эшчәнлек туктамаганын билгеләп үтте. Баш казый коронавирус пандемиясе көчәйгән вакытта мәчетләргә җибәрелгән матди ярдәмнәр өчен мөфти Камил хәзрәткә зур рәхмәтен җиткерде.

Сәламләү сүзе белән мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин чыгыш ясады. Ул мөхтәсибәттә башкарылган эшчәнлекне югары бәяләде, киләсе елга максат-бурычлар куйды һәм вәгазь, нәсыйхәт сүзләрен җиткерде. Дәвам итеп, Балтач үзәк мәчете имам-хатыйбын “Бердәмлек” медале белән бүләкләде һәм Арбаш мәчете мөгаллимәсе Рәкыя Хөсәеновага, Чутай авылы мәчете имам-хатыйбы Рәшит Габдуллинга, Комаров-Завод авылы мәчете имам-хатыйбы Рифат Минмуллинга, Смәел авылы әхлак укытучысы Гүзәл Закировага, “Балтач нуры” мәчете имам-хатыйбы Илгиз хәзрәт Ахмадуллин, әхлак һәм инглиз теле тәрбиячесе Җәләева Фатыйма Таһир кызына рәхмәт хатлары тапшырды.

Балтач үзәк мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрат Бикбаев кысчкача ел дәвамында мәчеттә һәм гомүмән район мәчетләр эшчәнлеге белән таныштырып китте һәм киләсе елга планнар корды.

Барлык Балтач районы имамнары исеменнән Рамил хәзрат Бикбаев Җәлил хәзратне Балтач районының дин эшләрен җитәкләп баруына 30 ел белән табрикләде һәм истәлекле бүләк тапшырды.

Җыелыш Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиевның дога кылуы белән тәмамланды. Әзерләнгән табыннар артында кунак иттеп, өйлә намазы укып, килгән кунаклар кәнагать булып калдылар.