Салавыч мәчетенең ачылуына 25 ел

Бүген 20 март көнне Балтач районы Салавыч авылында зур бәйрәм – мәчет ачылуга 25 ел.

Шушы мәҗлесне уртаклашырга Татарстанның Баш казые Жәлил хәзрәт Фазлыев, Казан шәһәренең «Кол Шәриф» мәчете имамы Ильфар хәзрәт Хасанов, Теләче районы мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев, «Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мәдрәсәсе» ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин, “Болгар” милли хәйрия фонды рәисе Фәрит Фәиз улы Мифтахов, Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин, “Татарстан” хуҗалыгы җәмгыяте житэкчесе Айнур Рамил улы Нотфуллин, "Татарстан" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте" җитәкчесе Айнур Рамил улы Нотфуллин, районыбызның имамнары, абыстайлары, авыл халкы, кунаклар җыелды.

Чара Салавыч авылы клубында изге Корән аятьләре уку белән башланып китте. Җәлил хәзрәт белән Ильфар хәзрәт үзләренең гыйбрәтле вәгазьләре белән бар халыкны тәэсирләндерделәр. Авыл һәм мәхәллә тормышында актив катнашучы ихтирамга лаеклы авылдашларыбызга Мөфтият һәм Мөхтәсибәт исеменнән рәхмәт хатлары, бүләкләре тапшырылды.

Шулай ук әлеге чара вакытында Салавыч авылы мәчетен төзүдә, яңартуда өлеш керткән эшмәкәрләрне, шушы Салавыч авылы мәчетендә имам булып торган имамнарны бүләкләү дә булды.

Балтач үзәк мәчет имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Бикбаев үзенең чыгышында бу елда узачак Коръән һәм намаз бәйгеләре турында мәгълүмат бирде.

Мәҗлеснең ахыргы өлешендә Ильфар хәзрәт Хасанов Корән аятьләре укып дога кылу белән тәмамланды.

Клубтан мәчеткә кадәр ир-атлар тәкъбир әйтеп бардылар. Өйлә намазын укып, бәйрәмдә алган мәгълүмәт турында фикер алмашып, өйләренә таралышты.