Мәдрәсәнең XIнче чыгарылышы

Бүген 1 апрель көнне Балтач үзәк мәчетендә «Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мәдрәсәсе»нең XIнче чыгарылышы узды.

Шушы чараны уртаклашырга мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстанның Баш казые Жәлил хәзрәт Фазлыев, мөфтинең мәгариф буенча урынбасары Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин, Кукмара районы мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев, Теләче районы мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев, «Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мәдрәсәсе» ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Киров өлкәсе мөфтие Нияз хәзрәт Кашапов, Актаныш районыннан кунаклар, районыбызның имамнары, абыстайлары, авыл халкы, кунаклар җыелды.

Мәҗлесне изге Корән аятьләре уку белән башланып китте. Җәлил хәзрәт гыйбрәтле вәгазь сөйләде һәм киләсе рамазан ае, мөфти сайлавы турында мәгълүмат ясады. Авыл һәм мәхәллә тормышында актив катнашучы ихтирамга лаеклы авылдашларыбызга Мөфтият исеменнән рәхмәт хатлары, бүләкләре тапшырылды.

Ильяс хәзрәт Җиһаншин, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Жәлил хәзрәт Фазлыев белән мәдрәсәне тәмамлаучы шәкертләрне тәбрикләп дипломнар тапшырдылар.

Балтач үзәк мәчет имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Бикбаев чыгышында узаган Коръән һәм намаз бәйгеләре турында нәтиҗәләрен әйтте һәм актив катнашакан авылларга истәлекле бүләкләр тапшырды.

Мәдрәсәне тәмамлаучы шәкертләр барлык остазларга үзләренең олы рәхмәтләрен белдерделәр.

Мәҗлеснең ахыргы өлешендә Түбән Кенә авылы имамы Нәүфәл хәзрәт Лотфуллин Корән аятьләре укып, мөфти Камил хәзрәт дога кылу белән тәмамланды.