Сосна Пүчинкәсе мәчетенең ачылуына 25 ел

Бүген 27 май көнне Балтач районы Сосна Пүчинкәсе авылының мәчете ачылуына 25 ел.

Шушы мәҗлесне уртаклашырга Татарстанның Баш казые Жәлил хәзрәт Фазлыев, Мөфтинең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, «Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мәдрәсәсе» ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Аксакаллар шурасы рәисе Әюпов Айрат Сабир улы, Балтач район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Гайнетдинов Илһам Фидәел улы, районыбызның имамнары, абыстайлары, авыл халкы, кунаклар җыелды.

Чара Сосна Пүчинкәсе мәчете янында табигатьтә узды. Равил хәзрәт Зөфәров изге Корән аятьләре уку белән мәҗлесне башлап җибәрде, Әюпов Айрат Сабир улы дога кылды.

Җәлил хәзрәт гыйбрәтле вәгазьләре белән бар халыкны тәэсирләндерде. Дәвам итеп Җәлил хәзрат Равил хәзрәт белән мәчетне төзүдә, яңартуда өлеш керткән эшмәкәрләрне, авыл һәм мәхәллә тормышында актив катнашучы ихтирамга лаеклы авылдашларыбызга Мөфтият һәм Мөхтәсибәт исеменнән рәхмәт хатлары, бүләкләре тапшырдылар.

Аксакаллар шурасы рәисе Әюпов Айрат Сабир улы мәчетнең төзелешендә, оформлениясында катнашучыларга олуг рәхмәтен белдереп рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Мәҗлес ахырында Шода авылы имамы Илнур хәзрәт Әсхәтов Коръән аятьләре укып, Чапшар авылы имамы Мулланур хәзрәт Асадуллин дога кылу белән тәмамланды.

Өйлә намазын Сосна Пүчинкәсе мәчетендә укып, бәйрәмдә алган мәгълүмәт турында фикер алмашып, имамнар, абыстайлар, авыл халкы, кунаклар өйләренә таралышты.